Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Халыкара диалог

«Мизгел» яшьләр үзәгендә КИУның Колумбиядән килгән студенты Жарик Эрнандез белән очрашу узды

Ул мәктәп укучыларына үзенең тормышы һәм студент елларының кызыклы мизгелләре турында сөйләде, башка илгә күченү һәм тел өйрәнү тәҗрибәсе турында бәян итте.

"Жарик Колумбиядәге тормыш, җирле халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм илдә уку үзенчәлекләре турында сөйләде. Без бергәләп Латин Америкасының эссе иле турында кызыклы видеоролик карадык .

Моннан тыш, ул безнең өчен кечкенә бүләкләр дә әзерләгән иде. Бу бик җылы дуслык, бердәмлек атмосферасын өстәде.

Мондый очрашулар безнең өчен бик мөһим. Алар безнең күзаллауны баетып кына калмыйча, яңа танышулар һәм элемтәләр булдыруга да ярдәм итә. Без барыбыз да тәэсирләндек һәм бөтенроссия проекты кысаларында кызыклы кешеләр белән киләсе очрашуларны түземсезлек белән көтәбез", - дип хәбәр итә "Алдынгылар хәрәкәте" нең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рәмилә Кашапова.

Фото - "Алдынгылар хәрәкәте" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев