ҖӘВИТ ШАКИРОВ АЛСУ ФАРАКШИНА БЕЛӘН ҖЫРЛЫЙ БАШЛАРМЫ?
Пародия остасы Алсу Фаракшинаның Зөлфия Шакированы кабатлавына исең китәр. Мастер!
Фото: Рамил Гали
(ИНТЕРТАТ)
Татар эстрадасында оста пародияче булып танылган Алсу Фаракшина инстаграмына Җәвит Шакиров белән җырлаган видео элгән. Алсу, әлбәттә, Зөлфия Шакирова булып җырлый. Төп-төгәл Зөлфия: тавышы да, үзе-үзен тотышы да, авыз ачуы да, йөзендәге мимика да. Бүген үк Зөлфия урынына концертка алып чыгып китәрлек!
Җәвит түзми, Алсуга кушылып җырлый башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев