Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ВИЧ-СПИД турында нәрсә белергә кирәк?

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты өлкәннәре ВИЧ йоктырганда организмда нинди үзгәрешләр барганын, инфекциянең симптомнары һәм ВИЧның СПИДка күчү ысуллары турында тыңладылар

“Үзәк китапханә” волонтер-хезмәткәрләре Кашапова М.Р. һәм Магалимовның Э.Д. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “ВИЧ-СПИД турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Өлкәннәр ВИЧ йоктырганда организмда нинди үзгәрешләр барганын, инфекциянең симптомнары һәм ВИЧның СПИДка күчү ысуллары турында тыңладылар. Әңгәмәдә катнашучылар статистика белән кызыксындылар: дөньяда күпме кеше ВИЧ-инфекция йоктырган, Россиядә күпме кеше чирли, һәм авыру куркынычы янаган зонада кемнәр бар? Өлкәннәр тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда активлык күрсәттеләр, проблемага карата үз фикерләрен белдерделәр, ВИЧ йоктыру куркынычы турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.
Әңгәмә азагында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар китапханә хезмәткәрләренә кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, ә волонтерлар СПИДны профилактикалау буенча истәлекләр, брошюралар тараттылар.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев