Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тылсымлы куллар” республика балалар иҗади бәйгесендә Ислам Хәсәнов 3 урынны алды

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Миләүшә Хәсәнова җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшләре белән конференцияләрдә чыгыш ясый, иҗади конкурсларда катнаша. 1 сыйныф укучысы Алисә Исламова белән 2 сыйныф укучысы Карина Нугаева башлангыч сыйныфлар арасында узган "Беренче адымнар" исемле муниципаль конкурста "Иң яхшы докладчылар" номинациясендә грамота белән бүләкләнде. "Тылсымлы куллар" республика...

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Миләүшә Хәсәнова җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшләре белән конференцияләрдә чыгыш ясый, иҗади конкурсларда катнаша.

1 сыйныф укучысы Алисә Исламова белән 2 сыйныф укучысы Карина Нугаева башлангыч сыйныфлар арасында узган "Беренче адымнар" исемле муниципаль конкурста "Иң яхшы докладчылар" номинациясендә грамота белән бүләкләнде.

"Тылсымлы куллар" республика балалар иҗади бәйгесендә "Тылсымлы остаханә", "Тәмле булсын" номинацияләрендә 5 сыйныф укучысы Ислам Хәсәнов 3 урынны алып, Мактау кәгазенә ия булды. Ислам "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы уздырган "Яраттыра беләләр" дигән иҗади бәйгедә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Яр Чаллы шәһәрендә узган "Кече Давыдов укулары"нда Тимерхан Борһановның тормышы турында чыгышы белән 8 сыйныф укучысы Раил Баһауов диплом алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев