Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туристик слет узды

Турслет үзенә барлыгы 400дән артык кешене җыйды.

Яшел Үзәндә Россия көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Бөтен ил – мин, син, ул" исемле туристик слет узды.

Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы, ТР Спорт министрлыгы һәм "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе оештырды.

"Турслет үзенә барлыгы 400дән артык кешене җыйды. Чарада республиканың муниципаль районнары министрлыклары, ведомстволары һәм администрацияләре командалары катнашты.

Мөслим муниципаль районы администрациясе командасы слетта беренче урынны алды!", - дип хәбәр итәләр район администрациясенең матбугат хезмәтеннән.

Фотолар - район администрациясенең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев