Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туктатырга хокуклымы?

– Автомобильдә барганда ЮХИДИ хезмәткәре туктатты. Бу гамәлен ул документлар тикшерергә кирәк, дип аңлатты. Бу законга сыямы?

Газета укучыбызның әлеге соравына район прокуратурасыннан җавап бирәләр: 
– Транспорт чарасыннан файдалануга һәм аның белән идарә итүгә, транспорт чарасына һәм йөккә документларны тикшерү ЮХИДИ инспекторы тарафыннан автомобильне туктату турында таләп кую өчен мөстәкыйль нигез булып тора. Әлеге норма 2017 нче елның 20 октябрендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның Россия Федерациясе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы законнары таләпләрен үтәүләренә федераль дәүләт күзәтчелеге башкару буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан дәүләт функцияләрен башкаруның административ регламенты гамәлгә керү белән бәйле. Бу административ регламент Россия Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 23 августындагы 664 санлы боерыгы белән расланган. 
Машина йөртүче өчен полиция хезмәткәре таләбе буенча туктау мәҗбүри. Шулай булмаганда инспектор тарафыннан транспортны мәҗбүри туктату яисә эзәрлекләү буенча чара күрелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама