Тупланма пенсиягә тәэсир итми
Республикада социаль челтәрләрдә, пабликларда мәгълүмат урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре кылу күзәтелә.
Республикада социаль челтәрләрдә, пабликларда мәгълүмат урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре кылу күзәтелә. Янәсе 3 яшькә кадәр һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен түләүләр шул суммага гражданнарның тупланма пенсиясен киметә. Бу дөрес түгел.
Пенсия Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе исегезгә төшерә: 3 яшькә кадәр һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен өстәмә түләүләргә акча өстәмә рәвештә федераль бюджеттан бүленеп бирелә һәм гражданның тупланма пенсиясе күләменә тәэсир итми. Мондый мәгълүматны мошенниклар тарата.
Барлык шикле очракларда да татарстанлылар Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев