Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәҗрибәле Динар

Каенсаз авылы егете Динар Муллин – “Август-Мөслим” агрофирмасының уңган механизаторларының берсе. Яшь булса да, өлкәннәр тәҗрибәсе бар үзендә. 

Мөслим аграр көллиятендә укып тракторчы-машинист таныклыгын ала. Хәрби хезмәтне Хабаровск өлкәсендә үтә. Язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләү теләге кечкенәдән була егеттә. Алдынгы тракторчы булган әтисе улында җир-анага мәхәббәт тәрбияли. Хезмәт юлын “Вамин” җәмгыятендә тракторчы булып башлый Динар. 2010 елның коры җәе була ул. “МТЗ-1221” тракторында Пермь якларына китеп, терлек азыгы әзерли. 50 көн дәвамында күпьеллык үлән ура, печән әзерли. Үҗәтлеге ташып торган егетне җәйге челләдә, корылык та куркытмый. 
Бу сезонда райондашыбыз “Клаас” тракторы базасындагы “Барго” чәчү комплексында эшли. Ел да кыр батыры буларак хөрмәтләнә уңган егет. Быелгы урып-җыю чорында да сынатмаска исәбе. Урып-җыю башланганнан бирле агрофирма басу-кырларыннан 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алды Динар. Сенаж ташуга да чыгачак. 30 тонна сыйдырышлы “Флигель” арбасы белән “Клаас” тракторында башкарылачак бу эш. 
– Эштән курка торган чак түгел. Эшләгән кешенең акчасы да мулдан, хөрмәте дә зурдан була. Авыл егетләре шәһәргә китеп, таш-пулатлар арасында калып, туган җирләренә хыянәт итмәсеннәр иде. Җир кешесе өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган заманда яшибез. Уңайлы техникада туган якның басу-кырларын иңләү – иң зур бәхеттер, мөгаен! – ди Динар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев