( «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләренә ике көн эчендә тавыш бирү урынын сайлау турында гаризалар белән 198 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 25е республикадан читтә тавыш бирергә ниятли, дип хәбәр итә Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр матбугат хезмәте.
Республиканың күпфункцияле үзәкләре 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр Россия Президентын сайлау кампаниясендә гражданнарны сайлау көнендә булган урыннары буенча тавыш бирү өчен исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итә.
«Гаризаны рәсмиләштерү процедурасы берничә минут вакытны ала. Моның өчен паспорт кына кирәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Тавыш бирү урынын сайлау турындагы гаризаны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Аларның эш графигы учреждение сайтында (mfc16.tatarstan.ru) күрсәтелгән.
Нет комментариев