ТР ФА Тарих институты ТАССРның 100 еллыгына фәнни-популяр ролик чыгарды
Яңалыклар

ТР ФА Тарих институты ТАССРның 100 еллыгына фәнни-популяр ролик чыгарды

Ун минутлык роликта Татарстан үсешенең төп чорлары чагылдырылган.

ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты ТАССР гасырын бәйрәм итүгә багышланган анимация фәнни-популяр роликын чыгарды. Бу эшне бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр.

"Ролик җиңел фәнни-популяр стильдә ясалган һәм интернеттан актив файдаланучы яшь кешеләргә исәпләнгән.Анда мәдәнияткә кагылышлы мемлар һәм өземтәләр тупланган", - диде ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов.

Шулай ук видеода эмодзилар кулланыла, алар ярдәмендә оештыручылар ТАССР халкының кәефен җиткерергә тырыштылар.


Нет комментариев