Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышы җырга тиң

Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Солтанованың да тормышы әнә шундый. Ул хезмәт юлын мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады.

Дөньяда төрле кешеләр бар. Берәүләрнең тормышы пыскып кына янган учакны хәтерләтсә, икенчеләр – шуның капма-каршысы. Аларның гомере, яшәү рәвеше дөрләп янган учакка тиң. Һәм андыйларның хезмәте, башкарган эшләре дә бәяләп бетергесез. Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Солтанованың да тормышы әнә шундый. Ул хезмәт юлын мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бакчада балаларга уңай шартлар тудыру, коллективта хезмәткәрләр арасында үзара җылы мөнәсәбәт булдыру өчен тырышлыгын кызганмаучы көчле рухлы, хезмәт сөючән, гадел, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше буларак беләләр аны.

Табигате белән тыңгысыз булганга микән, яраткан хезмәтенә бар көчен сарыф итә Миләүшә Солтанова. Инициативалы, киң эрудицияле, креатив җитәкче үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә карата таләпчән. Һәрвакыт югары максатлар куеп, аларга ирешү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Үз коллективының һәм бакчасының дәрәҗәсен, абруен күтәрү өчен бар тырышлыгын куеп, күңелен биреп эшли. 
Коллектив белән эшне оештыра белгәнгә, “Кояшкай” балалар бакчасы районның гына түгел, республиканың зәвыклы һәм алдынгы балалар бакчалары рәтендә йөри. “Кояшкай” – укыту-тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иң югары баскычта торучы алдынгы бакча. 2011 елда Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә һәм медаленә лаек булды. 2014 елда, Татарстан Республикасының иң яхшы билингваль балалар бакчасы исемлегенә кереп, 1 млн сумлык грант алды. 2015 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укыту-тәрбия процессын оештыручы балалар бакчасы бәйгесендә җиңеп, республикабызның иң яхшы 20 балалар бакчасы исемлегенә керде, 500 мең сумлык грант алды. 2017 елда, республика “Сәйяр” балалар театры фестивалендә катнашып, “Нурлы сәхнә” номинациясендә җиңү яулады. 
Узган ел яңа уку елына әзерлек буенча кояшкайлылар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча районда беренче урынны яулады. 
– Бакчабызда педагогик кадрларның һөнәри осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен билгеләүче мониторинглар буенча “Кояшкай” – рейтингның иң югары баскычында, – ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Рәмилә Уразаева. 
Мондый югары күрсәт-кечләргә ирешүдә, әлбәттә, Миләүшә Солтанованың да өлеше зур. Намуслы хезмәте югары бәяләнеп, ул “РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, район башлыгының Мактау грамотасына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. 
2016 елда “Кояшкай” балалар бакчасында капиталь ремонт үтте. Миләүшә Әзһәровна, спонсорлар табып, район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләп, “Кояшкай”ны районыбызның иң күркәм, иң зәвыклы, иң матур балалар бакчасы дәрәҗәсенә күтәрүгә иреште. 2017 елда районыбызда үткән республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә “Кояшкай” балалар бакчасы районыбызның абруен күтәрүгә зур өлеш кертте һәм бакча җитәкчесе моның өчен бар тырышлыгын бирде. Республика районнарының балалар бакчалары һәм мөдирләре арасында “Кояшкай” балалар бакчасының һәм аның җитәкчесенең авторитеты зур. 
– Тирән фикерле, һәр нәрсәгә үз карашы булган, һәрчак эш дәрте белән янучы, зур оештыру сәләтенә ия җитәкчебез куйган бурычлар барысы да тормышка ашырылып бара. Заманча җиһазланган бакчабыз гөл-чәчәккә күмелеп утыра, әллә каян үзенә тартып тора. Алдан күрә белүче, яңалыкка омтылып эшләүче Миләүшә Әзһәровна һәрвакыт яңадан-яңа идеяләр белән яна. Алар да, һичшиксез, тормышка ашар, – ди бакчаның профсоюз комитеты җитәкчесе Резеда Бохарова. 
17 гыйнвар көнне Миләүшә Солтанова гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тормышны яратып, яшәүнең һәр мизгеленнән тәм табучы райондашыбызга тормыш иптәше Ленар, балалары – һәрвакыт терәк һәм таяныч. 
– Гаиләмдә мине аңламасалар, ярдәм итмәсәләр, хезмәтемдә матур нәтиҗәләргә ирешә, яңа биеклекләр яулый алмаган булыр идем. Алар миңа көч һәм дәрт бирә. Үземнең башка өлкәдә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм. Сабыйларны ихлас яратканда, әти-әниләр белән үзара аңлашып эшләгәндә хезмәтеңнең тәме, яме була. Бакчам – минем күңел дөньям, сулышым дисәм дә, ялгыш булмас, – ди Миләүшә Солтанова. 
Аның язмышы матур бер җыр сыман... Үҗәтлеге дә, үзсүзлелеге дә, кыюлыгы да, чаялыгы да җитәрлек. Тырыш һәм тынгысыз хезмәте белән яулап алынган хөрмәт һәм ихтирам аны гомер буена озатып барыр. 
Лилия Шәймиева. 
Фото – Миләүшә Солтанованың гаилә 
архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев