Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак сатып алу җайланды

Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан ана капиталы средстволарын торак-төзелеш яисә торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга юнәлтү өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылды.

Хәзер ана капиталына кооператив фатир сатып алырга теләүчеләргә пенсия фондына йорт төзелгән яисә төзеләчәк җир участогына кооперативның хокукы турында белешмә тапшырырга кирәк түгел. Кооператив әгъзасының взносны түләү гаранты булып торак төзү буенча региональ коммерцияле булмаган оешма булганда гына үзгәрешләр булачак. Татарстан Республикасында ул – дәүләт торак фонды (ГЖФ).

– Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торакны сатып алу өчен ана капиталын файдалану авыррак иде, чөнки региональ программалар кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре регионнан коммерцияле булмаган торак оешмаларына бушлай файдалануга бирелә иде, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

– Кооперативлар гражданнарның средстволарын туплыйлар гына иде һәм аларның җиргә хокуклары юк иде. Шуңа пенсия фонды ана капиталы средстволарын әлеге кооперативларның күрсәтелгән счетларына күчерергә хокуклы түгел иде, хәтта социаль ипотека программасы буенча да. Хәзер бу проблема хөкүмәт тарафыннан көйләнде. Шуның белән ана капиталын алучының хокуклары якланды һәм аның өчен кооперативлар аша торак сатып алу гадиләштерелде, – ди ТР буенча Россия Пенсия Фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев