“Тоннель” операциясе узды
Яңалыклар

“Тоннель” операциясе узды

Транспорт чараларын массакүләм тикшерү барышында 9 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Мөслимдә чираттагы “Тоннель” операциясе узды. Транспорт чараларын массакүләм тикшерү барышында 9 шоферга административ беркетмәләр төзелгән. Аларның өчесе  иминлек каешын такмаган булса, икесенең иминият полисы булмаган. Бер шофер руль белән исерек хәлдә идарә иткән, тагын өчесе балаларын транспортта махсус урындыксыз йөрткән.

Фото - Pixabay.com

 


Нет комментариев