Әти-әниләр колагына
* Балагызның проблемалары өчен сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.
* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.
* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.
* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.
* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң ул үзе җыештыра башлар.
* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
* Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак-савыт юамы, дәрес әзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы – барыбер.
* Балагызны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.
* Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз.
* Һәрвакыт “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. * Балага бүләк бирер алдыннан, аны дөрес кабул итүен булдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев