Тернәкләндерү чаралары бар
Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә медицина, психологик һәм социаль ярдәм, техник тернәкләндерү чаралары каралган. Алар дарулар белән тәэмин ителә, шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге бирелә
“Россия спорты” – дәүләт программасының мөһим юнәлеше. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптив спортны үстерүне, МХОдә катнашучыларны тернәкләндерүне, аларны социаль яктан адаптацияләүне күздә тота.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны спортка тарту буенча махсус мәйданчыклар һәм үзәкләр ачыла. Алар аерым профильләр буенча да эшли (мәсәлән, коляскалы регби, утырып волейбол уйнау, йөзү һ.б.), спорт белән шөгыльләнү өчен универсаль мәйданчыклар да бирелә.
Адаптив үзәктә тренажер һәм уен заллары, бассейннар һәм медик-тернәкләндерү мәйданчыклары була. Махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә адаптив спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Моның өчен “Яшьлек “ спорт комплексында мөмкинлекләр бар.
– Спорт белән шөгыльләнү өчен ике мәйданчык, тренажерлар залы, бильярд бүлмәсе бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өстәл теннисы, шахмат, дартс уеннарын аеруча үз итә. Демобилизацияләнеп кайткан егетләр дә спорткомплеска йөри. Сәламәтлекләре чикле гражданнарга да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булсын өчен, спорткомплекска керү өлеше уңайлы итеп эшләнгән. “Тамчы” йөзү бассейнында да йөзәргә төшү өчен уңайлыклар булдырылган, – ди “Яшьлек” спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.
Җирлектә “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы эшли. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераннарына консультацияләр бирә.
– Махсус хәрби операциядән яраланып яки демобилизацияләнеп кайткан ир-егетләр өчен махсус проектлар тормышка ашырыла. Махсус хәрби операция ветераннарына гадәти тормышка кайтырга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү белән беррәттән фонд ветераннарны укытырга һәм эшкә урнаштырырга да булыша. МХОдән демобилизацияләнеп кайткан биш райондашыбыз һәм аларның гаилә әгъзалары кадрлар үзәкләре аша эшкә урнаштырылды. Быел 17 райондашыбыз консультациягә килде, – ди “Ватанны саклаучылар” фондының райондагы координаторы Алсу Яббарова.
Демобилизацияләнеп кайткан егетләр өчен комплекслы физик тернәкләндерү дә каралган. Бүгенге көнгә кадәр алты кеше “Ветеран”, “Березка”, “Изгелек” тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгытып кайткан.
– Мондый үзәкләргә юллама алу мөмкинлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга гына түгел, ә башка хәрби ветераннарга да бирелә. Һәр кеше белән индивидуаль эшлиләр. Белгечләр организмның физик халәтенә генә түгел, психоэмоциональ торышына да бәя бирә. Мускул массасын кайтарырга ярдәм итүче күнекмәләр билгеләнә. Егетләр дәвалану үзәкләрен ошатып, сөенеп кайта, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Яшел Үзән, Казан, Баулы, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендәге инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә, сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәм ТР халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәкләренең Аксубай, Балтач, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман районнарындагы социаль тернәкләндерү бүлекләрендә хезмәт күрсәтелә.
– Тернәкләндерү курсы, шәхси ихтыяҗларга карап, 15-45 эш көнен тәшкил итә. Стационарда дәвалану елга – 1 тапкыр, ярымстационар дәвалану 2 тапкыр бирелә. Яшел Үзән шәһәрендәге “Идел” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары өчен (елына ике тапкыр 90шар көн) 10 урынлык бүлек булдырылды. Узган елның маеннан Казандагы “Восхождение” тернәкләндерү үзәге базасында инвалидлыгы булган МХО ветераннары өчен 40 урынлык стационар бүлек оештырылды, – ди Гөлнар Фатхуллина.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга эшкә урнашырга да ярдәм итәләр. Бу юнәлештә кайнар линия дә эшли: 8-(843)- 564-11-11.
– Демобилизацияләнгән егетләргә эш бирүчеләр реестры алып барыла. Бу хакта “Забота о СВОих” сайтында, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында мәгълүмат урнаштырыла. Вакансияләр ярминкәләре оештырыла, анда МХОдә катнашучылар да чакырыла. Мәшгульлек үзәкләре тарафыннан эш эзләргә ярдәм итү, һөнәри ориентлашу, психологик ярдәм, түләүсез һөнәри белем бирү, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына үз эшләрен ачу өчен бер мәртәбә бирелүче финанс ярдәме (145,1 мең сум), “Кадрлар” милли проекты кысаларында федераль бюджет хисабына укыту каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштырган очракта, эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме каралган, – ди ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мөслимдәге бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.
Быелдан тернәкләндерү үзәкләренә озата баручыларның да юл чыгымнары каплана.
– Бу очракта тернәкләндерү үзәгенә баручыга “озата баручыга мохтаҗ” дигән махсус белешмә кирәк булачак. Элек мондый ташлама беренче төркем инвалидларга гына каралган иде. Быел бер райондашыбыз Төмән өлкәсендәге тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытып кайтты. Тагын бер райондашыбыз шундый үзәккә барырга теләк белдерде. Россия Федерациясендә 12 тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядән демобилизацияләнеп һәм инвалидлык алып кайткан гражданнарны кабул итә, – ди Социаль фондның Мөслим районындагы клиентлар белән эшләү хезмәт җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев