“Татартсанның чиста урманнары” акциясе бара
Быел ул ике этапта үтә: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр.
Табигатьне саклауга юнәлдерелгән “Татарстанның чиста урманнары” республикакүләм акция 19 апрельдә үк башланды. Быел ул ике этапта үтә: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр. Язгы этапта урманнардагы каты көнкүреш калдыклары, корыган агачларны җыю буенча өмәләр үтте. Шулай ук аншлаглар, мәгълүмати стендлар яңартылды, ял итү урыннары төзекләндерелде.
“Татартсанның чиста урманнары” акциясе республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле оештырыла. Чараның максаты – урманнарда уңайлы санитария-экологик хәл булдыру. Белгечләр белән берлектә акциядә шулай ук министрлыклар. оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, урман участокларын арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, студентлар, волонтерлар катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев