Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 2 меңнән артык укучы һәм студенты «Профессионаллар» һөнәри осталыкһәм Югары технологияләр чемпионатларының төбәк этабында катнашачак

Ярышлар республикада 12 февральдән март ахырына кадәр узачак. Ярышлар һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында гамәлгә куела.

Ул Россиянең “WorldSkills” хәрәкәтендә булган тәҗрибәсенә нигезләнгән. Чемпионат хәрәкәтенең уңай һәм регион өчен мөһим яклары күп. Чемпионат нәтиҗәсендә катнашучыларны эш урыннары белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дәүләт ярдәме системасы шулай ук Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә дә каралган. Алтын медаль иясе 150 мең сум күләмендә бүләк алачак, көмеш - 125 һәм бронза медаль - 100 мең сумга лаек булачак.

Төбәк этабында барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашачак.

Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финал этабын 29 ноябреннән - 3 декабренә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә оештыру планлаштырыла. Ә Югары технологияләр чемпионатының финал этабы Бөек Новгород шәһәрендә 17-21 сентябрендә узачак.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/tatarstannyn-2-mennan-artyk-ukucy-ham-studenty-professionallar-honari-ostalykham-iugary-t-1707750149

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев