Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узды

Бу хакта «Безнең ишегалды»Президент программасы порталында хәбәр ителә.

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узды, бу хакта «Безнең ишегалды»Президент программасы порталында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, планнар-схемалар апрель һәм май дәвамында dvor.tatar  сайтында басылып чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программаның мөһим принцибы-бу йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу. 
12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык төзәтмә калдырган. Барлык тәкъдимнәр дә муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар проектларга үзгәрешләр кертәчәкләр һәм ишегалларын төзекләндерү планнарының dvor.tatar сайтында финал версияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бөтен дөньяда катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, «безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк — программага кергән барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-05-2020/v-tatarstane-plany-shemy-bolee-tysyachi-dvorov-proshli-obschestvennye-obsuzhdeniya-5743478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев