Татарстанлыларны «Хезмәт кешесе» премиясендә катнашырга чакырдылар
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенә гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итте
Бүләк инженерларга, табибларга, укытучыларга, эшкуарларга һәм башка төрле һөнәр ияләренә ярдәм күрсәтү өчен гамәлгә куелган.
Премия номинацияләре:
- «Технологик лидер»;
- «Иң яхшы остаз»;
- «Яшь белгеч»;
- «Гаилә хезмәт династияләре»;
- «Ветераннар советы»;
- «Хезмәт аша патриотик тәрбия бирү».
Премиядә Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнаша ала.
«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе өч этапта узачак. Төбәк этабына гаризалар 2026 елның 17 июленә кадәр chelovek_truda@rambler.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Төбәк этабы җиңүчеләре 2026 елның сентябрендә билгеләнәчәк. Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы декабрьдә узачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев