Яңалыклар

Татарстанга салкыннар кайта: 30 гыйнвардан -30 градус салкын

Бу хакта » Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте

Татарстанда бу атнада уртача салкын һава торышы күзәтеләчәк, ә атна ахырына республикага салкыннар кайтачак. Бу хакта » Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 30 гыйнварга каршы төндә Татарстан Республикасында һава температурасы -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

"Өч көн – 27-29 гыйнварда кар явачак. Шуннан соң салкыннар киләчәк", - диде синоптик. Ул республикада салкыннар 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев