Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем нигезендә эшли торган ярдәмче булдырачаклар

Бу хакта журналистларга медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем технологияләре нигезендә эшли торган ярдәмче булдырырга планлаштыралар. Идеянең инициаторлары – Казан дәүләт медицина университеты һәм «Иннополис» университеты. Бу хакта журналистларга медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Без үзебезнең зур медицина экспертизабызны һәм Иннополисның технологик чараларын берләштерәчәкбез. Ясалма фәһем сәламәтлек саклау системасын тагын да нәтиҗәлерәк итә ала», – диде ул.

Ярдәмчене башта Татарстанда кертәчәкләр, аннан соң технологияне башка төбәкләргә дә сатарга мөмкиннәр. Ул табибларга гына түгел, пациентларга да ярдәм итәчәк, дип өстәде Фаррахов.

Бүгенге көндә медицина өлкәсендәге сорауларга җавап бирә ала торган ясалма фәһем модельләре бар, әмма аларның сыйфаты бик бәхәсле, дип аңлатты ТР Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев