Татарстанда су объектларында ноябрь аеннан патруль төркемнәре эшли башлаячак
Татарстанда су объектларында ноябрьдән патруль төркемнәре эшли башлаячак. Бу хакта ТР министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Патрульләр тиешле булмаган урында елга һәм күлләр өстеннән йөрергә омтылучы татарстанлыларны тотачак.
"Кышкы чор якынлашу сәбәпле, су объектлары кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Катлаулы, ныгып бетмәгән бозга чыгып, тыю билгеләре һәм күрсәткечләренә карамыйча, күпләр аның нәтиҗәләре турында уйламый. Кышкы чорда һәлакәтләрнең төп саны күчмә чорда теркәлә", - дип сөйләде Венедиктов.
Аның сүзләренә караганда, узган кыш кына, боз астына егылып, биш кеше һәлак булган, 87 кеше коткарып калынган.
Постлар тәүлек буе кизү торачак. Шулай ук 9 пост татарстанлыларның яраткан балык тоту урыннарында куелачак.
Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штрафлар яный.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/13-10-2020/v-tatarstane-na-vodnyh-ob-ektah-s-noyabrya-nachnut-rabotat-patrulnye-gruppy-5778412
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев