Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең өч очрагы расланган
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1957 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салына. Халәте йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлаулана.
1952 елгы хатын-кыз пневмония белән йогышлы госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары була.
1980 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән хастаханәгә салына. Халәт хроник авырулар кискенләшүе фонында катлаулана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
19 октябрьгә 101 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев