Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең өч очрагы расланган
Барлыгы 141 үлем очрагы теркәлгән.
1. 1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә салына. Авырулар аркасында хәле кискен начарлана.
2. 1949 елгы ир-ат пневмония белән хастаханәгә китерелә. Кайбер хроник авырулары була.
3. 1949 елгы хатын-кыз йогышлы госпитальгә күчерелә.Кайбер хроник авырулары була.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев