Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үзгәрттеләр

Агач һәм куакларны кискән вакытта барлыкка килгән калдыкларны контейнер мәйданчыкларына җыю тулысынча тыела

Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Аерым алганда, әгәр элегрәк эре габаритлы чүп-чарны контейнер мәйданчыкларында һәм махсус мәйданчыкларда урнашкан бункерларда җыярга мөмкин дип уйланылган булса, хәзер бу процесс каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү килешүләре белән регламентлана.

Моннан тыш, элек эре габаритлы чүп-чарны кулланучылар да, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы да, шул исәптән заявкалар буенча да чыгара ала иде. Моннан соң мондый калдыкларны кулланучылар мөстәкыйль рәвештә чыгарырга тиеш була.

Моннан тыш, документ контейнерларда һәм бункерларда потенциаль куркыныч типтагы калдыкларны җыюны тыя торган формулировканы ачыклый. Хәзер тыю төзелеш һәм ремонт чүп-чарына да кагыла.

Агач һәм куакларны кискән вакытта барлыкка килгән калдыкларны контейнер мәйданчыкларына җыю тулысынча тыела. Элек агач-куаклар күпфатирлы йортка караган яисә кишәрлек хуҗасына караган территориядә булса, ботакларны һәм башка калдыкларны контейнерларда ташларга рөхсәт ителә иде.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев