Татарстанда февральдә озын ял көннәре булмаячак
Яңалыклар

Татарстанда февральдә озын ял көннәре булмаячак

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләрнең кыскартылган эш атнасы булмаячак

Бу агымдагы елга җитештерү календареннән күренә.

Россия законнары нигезендә, әгәр бәйрәм көне шимбә яки якшәмбегә туры килә икән, ял көне бәйрәмнән соңгы икенче көнгә күчерелә. Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә.

Әмма февральдә Татарстанда яшәүчеләрнең озын ял көннәре булмаячак, чөнки өстәмә ял көне 8 майга күчерелде. Якындагы озын яллар республикада май бәйрәмнәре вакытында була.

2025 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 120 көн ял итәчәк.

Наилә Нәбиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев