Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда ел башыннан балалар кирәк-яраклары белән 244 бүләкләр җыелмасы бирелгән

Бүләк җыелмалары уртача кереме республикадагы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә һәм бала тудыру йортыннан чыккан көнне бирелә

2026 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасында бәби алып кайткан гаиләләргә 244 бүләк җыелмасы бирелгән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә 68 комплект тапшырылган.

Бүләк җыелмалары бер кешенең уртача кереме республикадагы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә һәм бала тудыру йорты тарафыннан аннан чыккан көнне бирелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүләк җыелмасына беренчел кирәк-ярак керә: трансформер-комбинезон, яңа туган балалар өчен кокон-мендәр, киез итек, сырган юрган, махра җыелмасы, балалар подгузниклары, яңа туган балалар өчен җыелма, пеленкалар, кер юу порошогы, берничә төрле сабын, гель-шампунь һәм тән өчен җиңел крем.   

Ведомствода балалар кирәк-яраклары җыелмаларын бирү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев