Татарстанда ел башыннан бирле хастаханәдән тыш пневмония очраклары арткан
Республикада гыйнвар аенда коронавирусның үсеш темплары 0,7 процент тәшкил иткән.
1-9 гыйнварда республикада хастаханәдән тыш пневмония очраклары 41 процентка, бәйрәм көннәрендә инфекцияне гаиләдә йоктыру очраклары 72 процентка артты, дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина.
«Гыйнварда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итте. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 14 092 кешегә җитте», — диелә хәбәрдә.
Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры (шул исәптән шәһәр читендәге 30 лагерь һәм 289 мәктәп яны лагеры) эшләгән. Әлеге лагерьларда 5 меңгә якын бала ял иткән. Шәһәр читендәге 18 лагерь (60 процент) тикшерелгән. Бер лагерьда яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча тиешле чараларның үтәлмәве ачыкланган.
Татарстанда коронавируска каршы профилактика чараларының үтәлеше буенча «кайнар элемтә» эшли, анда 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев