Реклама
Яңалыклар
Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән
Татарстанда бүген COVID-19 белән авыруның 75 яңа очрак расланган.
24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларның җиңел яки симптомсыз формасы бар).
Яше буенча иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр.
Татарстан буенча Казанда-24, Яр Чаллыда-23, Түбән Кама районында -7, Балык Бистәсендә - 4, Яшел Үзән районында - 3, Питрәч районында - 2, Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 22 майга Татарстанда COVID-19 авыруының 2621 очрагы теркәлгән.
Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән.
20 майда Казан шәһәрендә 1963 елгы кеше вафат була. Температура күтәрелү һәм арыганлыкка зарланып хастаханәгә салына. 13 майдан башлап яңа коронавирус инфекциясе белән госпитальнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалана. Шулай ук көчле миелобластлы лейкоз, авыр дәрәҗә тромбоцитопания, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү авырулары булган әлеге кешедә. Диагноз экспертиза белән расланган
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев