Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарылды
Яңалыклар

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарылды

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдергән иде.

24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдергән иде. Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82 нче урында тора.

Фото - Pixabay.com 
 


Нет комментариев