Татарстанда 30 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда 30 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 30дан 60 яшькә чаклы (22 кеше).

Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 20 очрак теркәлгән. Лаеш районында – 2, Актаныш, Әлмәт,  Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат районында берешәр очрак теркәлгән.

14 августка Татарстанда 6018 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә 4833 кеше дәваланган.


Нет комментариев