Татарстанда 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

Яшь төркемнәре буенча: иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (17 кеше).

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Шәһәр һәм районнар буенча Казанда – 23, Нурлат, Питрәч районнарында – 2, Югары Осланда 1 авыру очрагы теркәлгән.

Барлыгы 19 августка Татарстанда 6161 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Барлыгы 4983 кеше дәваланган, шул исәптән 38 кеше узган тәүлектә.

Фото - Pixabay.com


Нет комментариев