Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте Шәймиевнең каты авыруы турындагы хәбәрләрне кире какты

ТР Рәисе матбугат хезмәтендә Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең каты авыруы турындагы мәгълүматны кире кактылар.

Моңа кадәр кайбер телеграм-каналлар Шәймиев «каты авырый» һәм янәсе «хастаханәгә салынган» дип язганнар иде.

Әмма, ТР Рәисе матбугат хезмәтендә ышандыруларынча, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

«Гадәти сезонлы вирус», - дип җавап китерә РИА Новости.

Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Әнәк авылында (хәзерге ТР Актаныш районы) туа. Соңрак сәясәтче Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1991 елда ул беренче тапкыр Татарстан Президенты була, ә аннары аны икенче һәм өченче Президент срокларына сайлыйлар (1996 һәм 2001 елларда). Хәзер Шәймиев - Татарстаның Дәүләт Киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев