Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстан онкологиягә каршы көрәш өчен 288 млн сум ала

Проект «Дәвамлы һәм актив тормыш»милли проектының бер өлеше булып тора. Акча яңа җиһазлар һәм дәвалау өчен тотылачак

Татарстанда 2026 елдан «Онкология авыруларына каршы көрәш» Федераль проекты кысаларында медицина чараларын гамәлгә ашыру башланачак.

Республиканың онкология пациентлары белән эшләүче һәм радиологик диагностика һәм дәвалау ысулларын кулланучы медицина учреждениеләре яңа җиһазлар алачак.

Программаның гомуми бюджеты 288,2 млн сум тәшкил итәчәк. Акчаларның күп өлеше — 210,4 млн сум-федераль бюджеттан киләчәк. Тагын 77,8 млн сумны республика бюджеты бүлеп бирәчәк. Финанслау турындагы килешү Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Министрлар Кабинеты арасында имзаланган инде

Проект «Дәвамлы һәм актив тормыш»милли проектының бер өлеше булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев