Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан галимнәре «ТАССРның 100 еллыгы» исемле бодай сортын чыгарган

Институт яңа сортка патент алу өчен гариза юллаган инде.

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында яңа бодай сортын чыгарганнар. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза юллаган инде.

Фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, аларның максаты-икмәк пешерергә яраклы, аксым һәм клейковинасы югары булган бодай сортын чыгару булган.

Әлеге яңа сорт бодайны институтның фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарган. Василова әйтүенчә, яхшы сортны чыгарыр өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин.

«ТАССРның 100 еллыгы» бодай сортының составында «Әмир», «Радуга» һәм башка бодай  сортлары бар. Яңа сорт  авыруларга бирешми һәм бик яхшы уңыш бирә.

Хәзерге вакытта институтта  бодайның «Надира» дип исемләнгән тагын бер сортын сыныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев