Татарстан финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында беренче урынны алды
Татарстанлылар 90 меңнән артык тапкыр Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын узды, республика Россиянең барлык төбәкләре арасында катнашучылар саны буенча лидер булды.
Эшмәкәрләр өчен аерым зачет үткәрелде-алар 2,3 мең тапкыр тест уздылар. Бу күрсәткеч буенча республика шулай ук Россиядә беренче урынны алды. Биремнәрне зачетта катнашучыларның өчтән береннән артык өлеше үтәде.
"Татарстанлылар финанс белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәтте – республикадан килгән катнашучыларның өчтән икесе аны уңышлы тапшырды, – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. - Онлайн-зачет кешеләргә финанс продуктлары, хезмәтләре һәм үз хокукларын яклау мөмкинлекләре турындагы белемнәрдә үзләрен тикшерергә, ә Россия Банкы - Финанс агарту буенча киләчәк эшнең төп юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә".
Белешмә:
Зачетны оештыручылар-Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Бөтенроссия онлайн-зачеты өченче тапкыр үткәрелде. Зачет 2020 елның 7-18 декабрендә узды. Быел анда барлыгы 450 меңнән артык кеше катнашты. Уңышлы тапшыру өчен 30 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев