Татарстан егете Абу-Дабида узган WorldSkills бәйгесендә "алтын" яулады
"Бу хисне әйтеп бетереп булмый", - дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков. (Абу-Даби, 19 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков "Суыткыч техника и кондиционерлаштыру" компетенциясендә алтын медаль яулады. КНИТУ (КХТИ) студенты 2015 елда WorldSkills ил чемпионатында өченче урынны яулаган иде, икенче елны...
"Бу хисне әйтеп бетереп булмый", - дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.
(Абу-Даби, 19 октябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков "Суыткыч техника и кондиционерлаштыру" компетенциясендә алтын медаль яулады.
КНИТУ (КХТИ) студенты 2015 елда WorldSkills ил чемпионатында өченче урынны яулаган иде, икенче елны ул Европа чемпионы булды һәм Россия җыелмасына "Суыткыч техника и кондиционерлаштыру" компетенциясендә алтын медаль өстәде.
"Бу хисне әйтеп бетереп булмый. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Барысы да авыр, киеренке булды, алга чыгу кыен иде. Еллар дәвамында күнекмәләр, тренерлар белән эш практикасы - шулар нәтиҗәсендә җиңүгә килдем мин. Монда булганым өчен барыгызга да бик зур рәхмәт", - дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев