Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать яратучы Эльвир 

Райондашыбыз Эльвир Солтанов табигатькә гашыйк. 15 яшьлек егет дару үләннәре җыя. 

Быел күпләп иван-чәй, мәтрүшкә, бөтнек һәм тагын бик күп төрле дару үләннәрен җыйган егет. 
– Кечкенәдән ук аяк астындагы һәр бөҗәкне кызыксынып күзәтә иде улыбыз. Бер генә үлән-яфракны да игътибарсыз калдырмады ул. “Бу нәрсә? Ә монысы ничек оча? Нәрсә ашый? Кайда яши?” кебек бихисап сораулар белән ялыктыра иде кайчак. Җәй саен Гена абыйсына ярдәмгә авылга кайта. Җәйге каникулны ул рәхәт һәм файдалы итеп үткәрә белә, – ди Эльмира Солтанова. 
Эльвир – Яңа Усы авылында күпләп умарта тотучы Геннадий Кондратьевның энекәше. Умартачы һөнәренә мәхәббәт тә абыйсыннан күчкәндер, мөгаен. 10 яшеннән Гена абыйсына булыша егет. Бүген үзенең дә ике баш умартасы бар. 
– Бу җәйдә “ловушка”га тагын берсе эләкте! Икәү булдылар дип сөенәм хәзер. Тугыз банка – 27 литр бал алдым. Дару һәм чәй үләннәрен аерым кап-савытларга тутырып, исемнәрен язып куям. Сатып, акча да эшлим, үземчә бизнес инде бу. Егет һәм кызларга шуны әйтәсем килә: иренмәсәң, һәрнәрсәне башкарып чыгарга була. Табигать дөньясында без белмәгән әллә нинди серләр, могҗизалар бар. Аларны гомер буе өйрәнсәң дә, бөтен нечкәлекләренә төшенеп бетә алмыйсың. Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәм дә, әнием шушы авылныкы булгач, Яңа Усыга очып диярлек кайтам. Үземне Мөслим егете дип саныйм, – ди Эльвир. 
Гаиләдә Эльвир җыйган иван-чәйне генә эчәләр. “Аның исе дә дәвалау сәләтенә ия. Шампуньнарыбыз да табигый. Эльвир шампуньны ромашкадан үзе ясый. Чәчләр куе һәм ефәк кебек була. Без белмәгәнне дә белә улым, зиһене-ушы шаккатмалы. Химия дәреслекләрен бер ел алдан укып бара, – ди әтисе Зинфир, улы белән горурланып. 
Җир-ананың сулышын тоеп, бал кортлары белән әвәрә килеп яшәгәнгәме, үзе дә бал корты шикелле уңган, җитез, тиктормас Эльвир. Үҗәтлеге булган – максатына ирешкән, диләр. Эльвир хыялларын җилкән итеп яши. 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев