Сыерлар кысыр калмас
Районда шәхси хуҗалыкларда асралучы савым сыерларын ясалма орлыкландыру буенча аерым осеменаторлар эшли.
Үрәзмәт ягында – Галия Мансурова, Метрәйдә – Әнвәр Камалетдинов, Тойгелде юнәлешендә – Марсель Шакиров, Рус Шуган ягында Нина Басорина хезмәт күрсәтә. Район ветеринария берләшмәсенә Ризатдин Фазлыевка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыклардагы 955 савым сыерына ясалма орлыкландыру үткәрелгән. Бу чараны беренче тапкыр башкарганда түлисе булса, икенче тапкыр кабатланганда, хезмәт күрсәтү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев