Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан. Шөкер итмәсәң . . .

...Эре генә агрофирманың бер хуҗалыгына гади эшче булып урнашкан Айрат Дәминов тырышлыгы, үҗәтлеге, төгәллеге белән җитәкчелекнең игътибарын җәлеп итте. Төрле эштә генә эшләп йөргән ир башта терлекче булды, аннары – бригадир. Соңыннан инде аңа склад мөдире вазыйфасын ышанып тапшырдылар. Айрат башта, булганына канәгать итеп, хезмәт хакы белән килешеп яшәде. Килешмәслек тә түгел иде шул! Акчаны вакытында түлиләр, 30 меңнән дә ким алганы юк. Авыл җирлегендә бу аз акча түгел!

Хатыны гына затлы тун сорап аптырата да, өч баласы кайткан саен: “Әти, нинди тәмле әйбер алдың?” – дип, кием чабуына ябыша. Ә хуҗалыкта аңа ышанып тапшырылган мал-мөлкәтнең исәбе юк, күз-колак булып кына өлгер! Куллары кәкре кайберәүләрнең. Нәрсәне булса да чәлдерергә генә торалар. Шуларны саклап, юньләп ни йокы күргәне юк, ни тынычлап ашаганы юк Айратның. Телевизордан да миллионнар урлаган каракларны күрсәтеп кенә торалар. Әллә ни җәза да бирмиләр кебек үзләренә. Шулай уйланып йөри торгач, Айрат та акча белән саташа башлады... – Гаепләнүче, сез үз гаебегезне тулысынча таныйсызмы? – хөкемдарның кырыс тавышыннан уянып киткәндәй тоелды Айрат. – Әйе, әйе, мин гаепле, мин...– дип, сүзен дәвам итмәкче иде дә уйлары белән тагын шул көн хатирәләренә чумды егет. Хуҗалыкта тимер-томыр җитәрлек иде, анысы. Тимер тапшырып, шактый гына акча эшләргә була. Колхозлар күптән бетте, эзләп, тентеп йөрүче булмас, дип уйлады Айрат. Склад мөдире итеп билгеләгәндә хезмәт ин- струкциясе белән танышып, аңа ышанып тапшырылган мөлкәтнең тулы сакланышы өчен җаваплы булачагына ризалык белде- реп кул куйганын да онытты бер мәл. Менә бу ашлык төягеч машина, пресслап җыючы җайланма, катнаш азык ясаучы мини заво- дны сүтәм да тапшырам, этем белсен дә, этем эзләсен! Үзенең “гениаль” уйларына үзе со- кланып, ярдәмгә кул астындагы егетләрне дәште Айрат. Җитәкчелек фәрманы дип, хуҗалыктагы бер эшче белән газ җайланмасы ярдәмендә, әлеге авыл хуҗалыгы агрегатла- рын ярты көн дигәндә кисеп, металл өеменә әйләндерделәр. Инде, металл ватыгын тапшырып, акчаны кесәгә генә салып куясы калды. Хуҗалыкта озак еллар “КамАЗ” йөк машинасында эшләгән Сәгыйдулла абый, яшь егетнең нәрсәдер “болгатканын” бик тиз аңлап алса да, дәшмәде. Кушканны үтәргә өйрәнгән абзый, йөкне төягәч, аны тапшырырга дип, район үзәгенә кузгалды... Йөк төягән “КамАЗ” машинасы алдыннан үзенең җиңел машинасында элдергән Айрат юлдагы иминлекне саклаган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрми калмый. “Бәлки туктатмаслар әле” дигән өмете генә акланмый. Үзе артыннан бастырып ук диярлек килгән йөк машинасын туктаткан өлкән дәүләт инспекторы йөкне алып баруга документлар сорый. Кирәкле белешмәләр булмау сәбәпле, машина тоткарлана һәм район эчке эшләр бүлегенә озатыла. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, агрофирма җитәкчелеге Айрат Дәминовның бу кыңгыр эшләреннән бөтенләй хәбәрдар булмый. – Гаепләнүче, хәлегез ничек? Хөкемдарның әлеге сороавы Айратны чынбарлыкка кайтарды. Газ җайланмасы белән барлыгы 2980 кг тимер кисә алар. Кара металл ватыгы җыю пунктына тапшырган булсалар, 30 мең чамасы акча керер иде. Бу хурлык, бу юләрлек әлеге акчаларны акламый. Ничек ялгыштым мин шулай? Айратның уйлары буталды. Агрофирмага 29 мең 800 сум күләмендә зыян килгән. А. Дәминовның моңа кадәр хөкем ителмәгән булуын, гаиләле һәм балигъ булмаган өч баласы барлыгын да исәпкә алып, суд аны 30 мең сум күләмендә штрафка тартырга дигән карарга килде. Хөкемдар ка- рарны укып бетерде дә чүкече белән өстәлгә сукты. Залдагы тынлыкны Айратның хатыны янәшәсендә утырган кечкенә бала бозды: – Әти, син миңа тәмле әйбер алып кайтасыңмы? Айратның күзләреннән яшь тәгәрәде... Әле бик озак тәмле әйберләр алудан тыелып торачак аның гаиләсе. Штрафны түлисе, яңа эш урыны табасы бар. Ә хөкем ителгән кеше- не эшкә алам дип торучы юк. Болар хакында баштарак уйламаганы өчен Айрат эчтән яна иде. Ләкин ни генә уйласа да, никадәр генә үкенсә дә, эш узган. Терсәк якын да, тешләп кенә булмый... Исемнәр үзгәртелде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X