Су өсте одиссеясе
Мөслимдә быел икенче мәртәбә “Су өсте одиссеясе” бәйгесе узды.
Анда Мөслим, Җәлил районнарыннан, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән командалар катнашты. Конкурс кысаларында егетләр көймәдә узышты, ашарга әзерләү буенча осталыкларын сынады, палатканы вакытка сүтеп-җыйды. Чараны районның массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе оештырды. Бәйгенең җиңүчеләре билгеләнмәде. Командаларның барысы да җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев