Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентлар белән очрашу

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова Мөслим политехника техникумында студентлар белән очрашу үткәрде.

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова Мөслим политехника техникумында студентлар белән очрашу үткәреп, юл иминлеге турында әңгәмә оештырды.
– Укучылар белән очрашканда ел да республика статистикасы саннары белән таныштырып, юл һәлакәте мисаллары турында сөйләшү алып барабыз. Студентлар игьтибарына быел да юл иминлеге темасына видеороликлар күрсәтелде. Алар “Без бүтән юк”, “Җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре” исемле фильмнар карадылар. Күңелгә үтеп керә торган тетрәндергеч кино кадрлары беркемне дә битараф калдырмады. Чара ахырында балалар юл һәлакәтләре корбаннарын 1 минут тынлык белән басып искә алдылар, – дип хәбәр итә Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев