Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стажың зур булса

Зур иминият стажына ия булган гражданнарга ташлама каралган. 

42 елдан да ким булмаган иминият стажына ия ир-атлар һәм 37 елдан да ким булмаган иминият стажына ия хатын-кызлар лаеклы ялга 2 елга иртәрәк чыгарга хокуклы. Әмма ир-атлар – 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән иртәрәк чыга алмый. Бу очракта иминият стажын исәпләгәндә аңа эш дәверендә РФ Пенсия фондына иминият түләүләре исәпләнгән һәм башкарылган чор, вакытлыча хезмәткә яраксыз булган чорда мәҗбүри социаль иминияте буенча пособие алу чоры керә. Шунысын белеп тору кирәк: “нестраховой” чор – 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү, хезмәткә яраксыз гражданнарны карау, чакыру буенча армия хезмәте – әлеге очракта алдан пенсиягә чыгуга хокук бирүче иминият стажына керми. Быел зур стажлы кешеләр картлык буенча иминият пенсиясен: хатын-кызлар – 55 яшь, ир-атлар 60 яшь тулгач, рәсмиләштерә ала. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама