Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Сәнгатькә мәхәббәт берләштерә

Халыкара гаилә көне уңаеннан чаралар Мөслимдә атна буе дәвам итте. Җомга көнне балалар сәнгать мәктәбендә “Гаиләм җәүһәрләре” исемле фести­валь үтте.

Анда унике гаилә – сәнгать мәктәбендә белем бирүче мөгаллимнәр һәм әлеге уку йортында белем алучы һәм шушы мәктәпне тәмамлаган укучыларның гаиләләре катнашты.

– Бала әти-әнидән, әби- бабайдан үрнәк алып, мил­ли гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсә. Гаилә бәхетенә ирешү өчен уңган, тырыш, кайгыр­тучан, игьтибарлы булырга кирәк, – диде иҗтимагый со­вет рәисе Рушат Солтанов, фестивальдә катнашучылар­ны сәламләп.

Мөслимдә яшәүче Гүзәл һәм Илшат Галиев­лар гаиләсен белмәүчеләр сирәктер. Бер генә чара да икесе дә мәдәният өлкәсендә эшләүче Илшат белән Гүзәлдән башка үтми. Кыз­лары Камилә белән Зәйнәп тә сәнгатькә тартыла. Фестивальдә Гүзәл кызлары белән әниләр турында җыр башкарды.

Филүзә Шәрипова форте­пиано бүлегендә укыта. Кон­цертларда да, спектакльләрдә дә катнаша ул. Үзе генә түгел, әнисе юлыннан киткән кызы Эльвина да сәнгать өлкәсендә ныклы адымна­рын ясый. Фортепиано клас­сын тәмамлаган Эльвина бию сәнгатендә дә сынатмый, сәнгатьле сөйләм остасы да, уку алдынгысы да ул. Быел гитара классын тәмамлый. Төпчек кыз Ралина да апасы белән әнисеннән калышмый. Кызлар фестивальдә өчәүләп татар биюен башкарды.

Метрәйдән Айгөл һәм Ай­рат Шәйгардановлар гаиләсе дә күпләргә таныш. Яшьләр арасында мәхәббәт уты Ле­ниногорск музыка училище­сында укыганда кабынган. Укуны тәмамлап, Мөслимгә эшкә кайта һәм үз бәхетләрен туган җирдә таба яшьләр. Үзләре кебек җыр-моңга га­шыйк Айсинә белән Самат­ны үстерәләр. “Өченче йорт салалар!” – диде алар турын­да хезмәттәшләре Гөлназ Йо­сыпова.

Гөлназ Йосыпова җыр сәнгате бүлеген җитәкли, во­кал дәресләрен алып бара. Кызы Диләрә дә сәнгатькә гашыйк. Гөлназ ханым кызы белән “Мөслимем” җырын башкарды.

Ләйсән Замалова – те­атр сәнгате бүлеге укыту­чысы. Кызлары Динә һәм Алсу сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә: халык уен ко­раллары бүлегенең домра классында укыйлар. Кызлар кунакларга домрада татар ха­лык көен уйнап күрсәтте.

Алеся Абдуллина сәнгать мәктәбендә фортепиано бүлеген җитәкли. Сәләтле икәнен беләбез, әмма җырлавын беренче тапкыр ишеттек. Алеся фестивальдә өчтуганы Лена Хафизо­ва белән чыгыш ясады. Киләчәктә Алесяның кызы Риананы да сәхнәдә күрергә язсын!

Фестивальдә Мөслимнән Бохаровлар, Хаҗиевлар, Таш­лыярдан Нигъмәтуллиннар, Яңа Усыдан Филипповлар, Метрәйдән Әһлиуллиннар, Түбән Табыннан Габдуллин­нар гаиләләре дә чыгыш яса­ды. Фестивальдә катнаш­кан һәр гаилә районда узган мәдәни чаралар аша яхшы таныш, һәркайсы сәләтле. Аларның һәркайсын иҗади тормыш, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев