Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Складларга да таләп бар

– Алкоголь продукциясе ваклап сатылучы сәүдә объектларының склад биналарына нинди таләпләр бар һәм әлеге таләпләр нинди норматив актларга нигезләнгән?

Газета укучыбызның әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә Куллану тарасына үлчәп куелган алкоголь һәм спиртлы продукцияне саклау өлешендә алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә техник шартлар гамәлдә. Ул 2010 нчы елның 26 октябрендәге 59 санлы Росалкогольрегулирование боерыгы белән расланган һәм алкоголь продукциясен ваклап сатканда да үтәлергә тиеш. 
Әлеге техник шартның 2 пункты нигезендә алкоголь продукциясе конструктив аерымланган стационар биналарда сакланырга тиеш. Әлеге биналар бары тик продукцияне кабул итү, саклау, җибәрү һәм исәпкә алу өчен билгеләнгән булу шарт. Бу биналарның ярдәмче һәм башка биналардан капиталь стена яисә идәннән түшәмгә кадәр биеклектәге вакытлыча төзелеш конструкцияләре (бүлгеләр) белән бүленгән булуы мәҗбүри. Шулай ук механик ысулдагы һава суыру вентиляциясе булырга тиеш. Температура, дымлылык үлчәү җиһазлары булсын. Идәннән 15 см биеклектәге стеллажлар һәм (яисә) поддоннар җылыту системасыннан, суүткәргеч һәм канализация торбаларыннан кимендә 1 м ераклыкта урнаштыруы шарт.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев