Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Шугалакка килегез!

Кышны олысы-кечесе көтеп ала. Кечкенәдән чаңгы, тимераякта шуарга яратучыларның ел әйләнәсе кыш булуын теләве аңлашыла. 1 декабрьдән Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе территориясендә рәсми төстә шугалак эшли башлады.

– Шугалакны ачу тантанасына 300дән артык кеше җыелган иде. Икенче көнне шугалакка 200гә якын кеше килде. Бу арада, көннәр салкын торгач, шуучылар саны бераз кимеде. Көненә якынча 60-70 кеше тимераякта шуарга килә, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Мәктәп янындагы шугалакта атнаның сишәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә 19.00-20.00 сәгатьләрдә кафе да эшли. Калган көннәрдә будкада дирекция егетләре кизү тора. Тимераякта шуучылар, будкада җылынып, чәй эчеп чыга ала. Тимераякларны прокатка да алырга була. Кечкенәләр өчен 1 сәгатькә прокат 50 сумга төшә, өлкәннәр өчен 100 сум тәшкил итә. Шугалак 17.00-21.00 сәгатьләрдә эшли.
“Яшьлек” спорт комплексы территориясендә дә шугалак ясалды. Анысы спорт түгәрәкләре, тренировкаларга йөрүче хоккейчылар өчен. Җирлегебездәге хоккей командалары, шушы шугалакта күнекмәләр ясап, район һәм республика ярышларына әзерләнә.
– Минем укучыларым – “Яшьлек” командасы егетләре 18 ноябрьдән башлап стадиондагы шугалакка тренировкаларга йөриләр. Балалар спорт киемнәре, кәшәкә, тимераяклар белән тәэмин ителгән. Бик теләп йөриләр. Араларында бик өметле, киләчәктә данлыклы хоккейчы булырлык егетләр бар. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылуына сөенәбез. Бүгенге көндә укучылар “Татнефть” кубогына, “Нефть һәм тормыш” журналы призына, бердәм эшче хоккей лигасында үтәчәк ярышларга әзерләнәләр. Команда составында 50дән артык спортчы бар, – ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Раил Шакирьянов.
Быел, башка еллардан аермалы буларак, “Мөслим йөрәге” скверында да, җәяүлеләр юлы калдырып, шугалак катырыла. Монда теләгән һәркемгә бозда шуу мөмкинлеге булачак.
Михайловка урта мәктәбе ишегалдында быел да шугалак ясарга планлаштыралар.
– Шугалак әллә кайчан әзер булыр иде дә бит, мәктәпнең физкультура укытучысы авырып китте. Озакка сузмый ясарбыз. Безнең авыл халкы спорт чараларында бик актив катнаша. Шугалакны да зарыгып көтәләр. Анда олысы-кечесе яратып шуа, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов.
Кышны алга таба да сагынып көтеп алырлык булсын! Булган мөмкинлекләрдән рәхәтләнеп файдаланып, буш вакытыбызны спортка күбрәк багышлыйк әле!

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев