Семинар-киңәшмә үтте
Авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Вәлиев, Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Р. Р. Шәяхмәтов, ветеринария лабораториясе мөдире А.С. Фазлыев һәм район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрделәр.
Семинар-киңәшмәләр кысаларында сыйфатлы азык әзерләү һәм баланслы ашату мәсьәләләре, көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү, 6 айга кадәр таналар үстерү технологияләре, сөт көтүен үстерүнең нәтиҗәле программалары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев