Савап җыю ае
Мөслим мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрүдә активлык күзәтелгән.
Изге айда күбрәк савап эшләргә теләүче дин кардәшләребездән барлыгы 174 мең сум акча җыелган. Әлеге акчага “Юлдаш” һәм “Нурлы” кафеларында ифтар ашлары әзерләнеп, Мөслимдә һәм авылларда яшәүче мөселманнарга таратылган. Шул рәвешле 1960 ифтар пакеты әзерләнгән. Моннан тыш авылларда ифтар үткәрергә теләүчеләр ярдәме белән 260 азык-төлек пакеты өләшенгән. Гает алдыннан кергән 91 мең сум күләмендәге фитр сәдакасына аз керемле гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән сөендергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев