Савап җыю ае
Яңалыклар

Савап җыю ае

Мөслим мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрүдә активлык күзәтелгән.

Изге  айда  күбрәк  савап  эшләргә теләүче  дин  кардәшләребездән барлыгы  174  мең  сум  акча  җыелган. Әлеге  акчага  “Юлдаш”  һәм  “Нурлы”  кафеларында  ифтар  ашлары әзерләнеп,  Мөслимдә  һәм  авылларда  яшәүче  мөселманнарга  таратылган.  Шул  рәвешле  1960  ифтар  пакеты  әзерләнгән.  Моннан тыш  авылларда  ифтар  үткәрергә теләүчеләр  ярдәме  белән  260 азык-төлек  пакеты  өләшенгән. Гает  алдыннан  кергән  91  мең  сум күләмендәге  фитр  сәдакасына  аз керемле  гаиләләрне  азык-төлек җыелмалары белән сөендергәннәр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев