Сарман аграр көллияте хәбәр итә
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бүгенге көндә 169 студент исәпләнә. Аларның 55 е быел гына кабул ителгән. Филиалда тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һәм пешекче-кондитер белгечлекләренә укыталар. Студентларга 9 педагог, 12 производствога өйрәтү мастеры белем һәм тәрбия бирә. Кичке түләүле укулар да оештырылган. Анда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерәләр. 18 кеше...
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бүгенге көндә 169 студент исәпләнә. Аларның 55 е быел гына кабул ителгән. Филиалда тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һәм пешекче-кондитер белгечлекләренә укыталар. Студентларга 9 педагог, 12 производствога өйрәтү мастеры белем һәм тәрбия бирә. Кичке түләүле укулар да оештырылган. Анда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерәләр. 18 кеше әлеге группаны тәмамлаган, 4 кешегә югары квалификация бирелгән. 1 октябрьдән эретеп ябыштыручы һәм тракторчы-машинист һөнәре буенча түләүле курсларга, һәм Б категориясенә укырга теләүчеләр өчен яңа төркем җыю башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев